Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Кояшкай”да юл йөрү кагыйдәләрен беләләр

1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында ноябрь башында балалар һәм әти-әниләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында атналык игълан ителгән иде. 15 ноябрь көнне әлеге атналыкка "Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйрәм" дип исемләнгән чара белән нәтиҗә ясалды.

Чара юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан да оештырылган иде. Әлеге дата 2005 елдан башлап һәр ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 19 ноябрьгә туры килә.

Атналык барышындагы барлык чаралар да Әлфия Айнуллованы, Сания Сәлимҗанованы, Миләүшә Алимованы берләштергән иҗади төркем җитәкчелегендә оештырылган һәм үткәрелгән. Чараларны әзерләүдә исә аларга өлкән тәрбияче Сиринә Сәлимҗанова, укытучы-логопед Эльвира Әмирханова, барлык төркем тәрбиячеләре дә ярдәм иткәннәр. Чарада, шулай ук, кунаклар, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, балаларның әти-әниләре катнашты.

Сиринә Сәлимҗанова кунаклар алдында чыгыш ясап, балалар бакчасында алып барылган юнәлешләр белән кыскача таныштырды һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мәсьәләләренә тукталды. Яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеге турында Миләүшә Алимованың чыгышы да бик әһәмиятле иде. Аннан соң кунаклар игътибарына әзерлек төркем балаларының монтажы тәкъдим ителде.

Балалар, гадәттә, уеннар, аеруча әти-әниләре катнашында уйнарга яраталар. Чарада балаларга мондый мөмкинлек тә бирелде. Балалар да, аларның әти-әниләре дә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган интеллектуаль уенда рәхәтләнеп катнаштылар. Интеллектуаль уенда 6 гаилә (һәр гаиләдән 1 бала һәм әти-әниләренең берсе) чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, Исхаковлар, Әхмәтшиннар, Тукаевлар, Дамаевлар, Ахметовлар, Бакировлар гаиләләре катнашындагы интеллектуаль уен бик кызыклы һәм үзенчәлекле иде. Командалар үз командасына исем дә уйлап таптылар, табышмакларга җаваплар да бирделәр, "Юл билгеләрен таны һәм дөрес куй", "Таны һәм әйт!", "Светофор" дип исемләнгән конкурсларда да катнаштылар. Командалар, шулай ук, гадәти булмаган юл билгесе дә уйлап табарга тиеш иделәр. "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинова, Айрат Хуҗиев, Анна Сергудаева составындагы жюри командаларның биремнәрне ничек үтәүләрен игътибар белән күзәттеләр. Жюри нәтиҗәләр чыгарганда кунаклар игътибарына кече һәм урта төркем балаларының чыгышлары тәкъдим ителде.

Интеллектуаль уен-конкурс нәтиҗәләре буенча Исхаковлар гаиләсе I урынны яулады, Әхмәтшиннар һәм Тукаевлар гиләләре II һәм III урыннарны бүлештеләр. Конкурста катнашучы һәм призлы урын яулаучы гаиләләргә Дипломнар, балаларга исә юл йөрү кагыйдәләре буенча памяткалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Анна Сергудаева "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады һәм бакча коллективына рәхмәт хисләрен белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев