Китапханәдә күргәзмәдә булдык
7 март көнне сыйныф җитәкчебез Алимова Дания Әнәс кызы безгә район үзәк китапханәсендә "Ак калфакның табылган чагы" дигән күргәзмә оештырылганын әйтте һәм шунда барырга тәкъдим итте. Без, әлбәттә, бик шатланышып риза булдык. Һәм моңа бер дә үкенмибез...
Китапханәгә барып керүгә, андагы сихри матурлыкка, пөхтәлеккә исебез китте. Безне бик җылы итеп каршы алдылар. Әйтерсең, көтеп торганнар.
Күргәзмәдә бирелгән калфакларның, түбәтәйләрнең күплегенә, төрлелегенә акылың китәрлек. Барысы да шундый матур, зәвыклы итеп эшләнелгән. Күренеп тора, һәрберсейөрәк җылысы кушып, яратып эшләнгән эшләр. Аларны безгә киеп карарга да рөхсәт иттеләр эле. Шундый матур калфак кигәч, саласы да килмәде. Боларны эшләүчехатын-кызларыбызның уңган, оста куллы икәнлекләренә шаккатык без.
Иң кызыклары алда көткән икән әле. Милли татар киемнәре кигән нинди генә курчак юк икән монда! Һәтта Барби курчакларына да үзебезнең милли татар киемнәрентегеп кигезгәннәр бит. Шундый килешеп тә тора, ичмаса. Шулай ук матур итеп кулдан ясалган курчаклар да бар. Бузәвыклы курчакларга карагач, күңелдә рәхәтлек хисе уяна. Алар барысы да милли төсмерләрне үз эченә алганнар, йолаларга, гореф-гадәтләргә туры килеп торалар.
Чиккән кулъяулыклар да игътибарыбызны җәлеп итте. Итмәслек тә түгел бит, Татарстан гимнын ноталары белән үк чигеп куйганнар бит!
Бу күргәзмәдә күргәннәребезне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел.Күңелгә рәхәтлек алып, ял итеп кайттык. Шундый сихри матурлыкны булдырган өчен, без - киләчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев