Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда “Ел укучысы – 2017”бәйгесе узды
Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда лицей директоры Халитов Илсур Ахметсафиевич һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Замалтдинова Эльвира Салютовна ярдәмендә "Мәктәп округының ел укучысы - 2017" бәйгесе оештырылды.
Әлеге бәйгедә биш белем бирү учреждениесе катнашты : "Иске Чүпрәле күппрофильле лицей"муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең филиалы "Социалистик Хезмәт Герое Низамутдинов Р.М. исемендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе»,«Чуваш Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе,"Иске Әлмәле башлангыч мәктәп - балалар бакчасы". Конкурста 12 укучы көч сынашты. Аларның һәрбесе билгеле бер сан астында чыгыш ясады. Иң элек катнашучыларыбыз үзпрезентация ярдәмендә, үзләре белән таныштырып үттеләр. Шуннан соң проектлар яклау өлешенә күчтеләр. Укучылар проектларны үзләре сайлап алган фәннәр буенча якладылар. Проектларның һәрберсе тирән эчтәлекле, кызык, иҗади яктан да бай иде. "Интеллектуаль ярыш" дигән өченче бәйгедә алар төрле сорауларга җавап бирделәр. Бәйге вакытында Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучылары үзләренә килгән кунакларны концерт номерлары белән ял иттереп алырга да өлгерде.Кызыклы, дулкынландыргыч мизгелләр сизелми үтеп тә киттеләр.Бәя бирү комиссиясе карары белән түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде: "Мәктәп округының алтын фонды" - Никишкина Ксения, Иванов Егор, Зартдинова Алсу, "Мәктәп округының иң акыллы укучысы" - Юсупова Зилә ,Низамова Алинә, Кудрявцева Александра, «Мәктәп округының иң сәләтле укучысы" - Хузеев Раниль, Хисматуллина Айзилә, Батранов Евгений, "Мәктәп округының тирән белемле укучысы" - Иванов Алексей, Шарафутдинова Диана. Ә "Мәктәп округының ел укучысы - 2017" исеменә Иске Чүпрәле күппрофильле лицейның 10 нчы "Б" сыйныфы укучысы Азизова Алсу лаек булды. Әлеге бәйгедә катнашучы укучыларга 25 май көнне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.Без аларның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев