Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Чүпрәле ЗАГС бүлегендә очрашу узды

15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Елена Никитина җитәкчелегендә Зур Аксу урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары район ЗАГС бүлегенә очрашуга килделәр. Зур Аксу урта мәктәбендә 2016-2017 уку елында "Семьяведение" түгәрәге эшли башлый, дәрес буларак ул атнасына бер тапкыр үтә икән. Түгәрәкне Елена Никитина җитәкли.

-Үткән уку елы башланыр алдыннан мин Алешкин-Саплык, Матак, Хорновар-Шигали мәктәпләреннән коллегаларым белән берлектә Казан шәһәрендә "Семьяведение" дип исемләнгән курсларда укып, белемебезне күтәрдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, безнең мәктәптә әлеге исемдәге түгәрәк эшли башлады. Мондый түгәрәкләр Алешкин-Саплык, Матак, Хорновар-Шигали мәктәпләрендә дә бар. Түгәрәк сәгатьләрендә мин укучыларга гаилә төшенчәсе, тулы гаиләнең нинди булуы турында аңлатырга тырыштым. Район ЗАГС бүлегендәге бүгенге очрашуыбыз исә алган белемнәребезне ныгытуны, йомгаклау дәресе буларак үтүне күздә тота,-ди Елена Никитина.

Очрашу барышында район ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова укучылар алдында чыгыш ясап, аларны РФ ЗАГСының тарихы, аның эшчәнлеге, гаилә кыйммәтләре, бердәмлеге, традицияләре кебек төшенчәләр белән таныштырды. Гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ачыграк итеп аңлау өчен белешмәлекләр таратты. Уукчылар анкета сорауларына җаваплар биреп, үзләренең уй-фикерләре белән дә уртаклаштылар. Гомумән, очрашу җылы әңгәмә төрендә оештырылган иде һәм укучылар да әлеге чарадан канәгать калдылар, бу аларның үз-үзләрен тотышларыннан да, тартынып тормыйча, рәхәтләнеп аралашуларыннан да күренә иде. Аннан соң Альбина Шәрәфетдинова укучыларның гаилә турындагы күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара Гаилә көне ЗАГС бүлеге