Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Городище урта мәктәбендә яшь гражданнар форумы узды

Городище урта мәктәбендә яшь гражданнар форумы узды.Ул иң актив мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен, студентларны, җәмәгать оешмалары активистларын берләштерде. Аның эшчәнлегендә район башлыгы Александр Шадриков, "Тус" җәмгыяте генераль директоры, иганәче Николай Угаслов, скульптор Владимир Нагорнов катнашты.

Акция кысаларында "Мәктәп яшьләре", "Авыл яшьләре", "Студент яшьләр" мәйданчыклары эшләде. Анда катнашучылар үзләренең төрле проектлары, идеяләре белән чыктылар, аларны тормышка ашыру мөмкинлеген күрсәттеләр, фикерләре белән уртаклаштылар.

Форум делегатларына сәламләү сүзе белән Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. Ул районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде һәм аның киләчәге нәкъ менә яшьләр кулында икәнлеген ассызыклады. Туган төбәкләрен үстерергә, белгеч булып кайтып хезмәт итәргә, кече ватаныбызның милләтпәрвәр шәхесләре булырга өндәде.

Әлеге теләкләрне Николай Угаслов та җиткерде. Аның үрнәгендә генә дә без, районны, туган төбәгеңне яратуны күрәбез. "Һәр кеше үз туган җирен яратырга тиеш", ди Николай Федорович.

Әлбәттә, форумда тәкъдим ителгән проектлар районның бүгенгесен, киләчәген үстерү, халыкка уңайлы шартлар тудыру максатыннан эшләнгән. Иң яхшы башлангычлар, эзсез югалмаячак. Район җитәкчелеге проектларны үз эшчәнлекләрендә кулланачакларын әйтеп үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ Форум юных граждан в Городищенской СОШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев