Гаиләнең нигезе нык булса
Уңган-булган кешене бер карауда ук танып була. Фәрит Низамов та тырыш, үз көннәрен хезмәт итеп күрүче нәсел дәвамчысы.
Яшь кенә булуына карамастан, үзенең гомер юлын инде данларга өлгергән-Төньяк Кавказда хезмәт иткәндә дә, соңрак район эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә дә төрле дәрәҗәдәге медальләргә, Мактау Грамоталарына лаек булган ул.
Уллары Артурдан "Кем буласың үскәч?", дип сорасаң "Мин әти кебек булам!", ди. Аның шулай дип әйтүенә Фәрит: "Миңа бирелгән иң зур бәя менә шушы инде ул!",-ди. Бер карасаң, чынлыкта да шул бит - балаң синең белән горурланса, кайчан кайтыр икән дип, өйдә хатының көтеп торса... Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме, Адәм баласы өчен?! Ә Фәритне, дөрестән дә, өйдә бик көтеп алалар. Чөнки ул соңгы елларда, РАВ оешмасында хезмәт иткәнгә күрә, үзе төзегән нигездә кунак кына.
Йорт, балалар мәшәкате хатыны Алсу җилкәсенә күчкән. "Вакытлыча гына инде,- ди Алсу да. - Тормыш булгач төрлесе була, иң мөһиме уртак фикердә булу,-дип дәвам итә ул сүзен. -Фәрит - гаиләбезнең алтын тоткасы. Ярый әле язмыш мине аның белән кавыштырган. Өйләр җиткездек, сыер, кош-кортын да асрадык, ә хатын-кызга, янында булышучысы булмаса, авыл тормышы белән яшәүләр бик авыр булыр иде. Ә безгә исә андый авырлыкларны тойдырмады Фәрит",- дип мактый ирен Алсу.
Мондый, яратышып яшәүче гаиләләр саны районда да, илебездә дә күбрәк булсын, дип телик. "Гаилә нык булса җәмгыятьнең нигезе дә нык була", дигәнне дә искә төшерик.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Низамов Фәрит Тәфкил улының якын көннәрдә юбилее.
Кадерлебез!
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кеше син. Гаиләбезнең ныклы терәге, олы җанлы, кадерледән-кадерле син, әтиебез. Киң күңелле, барлык кешеләргә дә һәрвакыт ярдәмчел, сабыр һәм кешелекле булуың өчен олылыйбыз. Бөтен җаның-тәнең белән тырышып эшләп, матур тормыш алып барасың. Барыбызны да яратып, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа.
Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрдә эшеңдә зур уңышлар телибез. Ходай тынычлыкта, тигезлектә, саулыклы гомердә яшәргә насыйп итсен. Кызыбыз Алинәне һәм улыбыз Артурны олы тормыш юлына бастырып, аларның уңышларына шатланып яшәргә насыйп булсын.
Ташламасын сине беркайчан да,
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Яшик әле, озак, бергә-бергә,
Суытмыйча йөрәк җылысын,
Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең,
Без телибез сиңа олысын.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Алсу, балаларың Алинә, Артур, йөрер юлларыңа дога кылып, теләкләр теләп торучы әтиең Тәфкил, әниең Алсу, Кече Чынлыдан әбиең Солтания.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев