Илебез буйлап милләтләрне берләштерүче, бер мәйданга туплаучы Сабантуйлар дәвам итә.
Үткән атнада район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендәге Чүпрәле делегациясе Сызраньда узган милли бәйрәм-Сабантуйда катнашты. Чүпрәлеләр Сызраньда яшәүче күпмилләтле халыкка үзләренең бәйрәм тамашасын тәкъдим итте, бүләкләрен тапшырды. Спорт ветераны Ирек Мөшәрәпов Сабантуйда милли көрәш буенча мастер-класс күрсәтеп, үзе дә көрәштә өченче урынны яулады.
Агымдагы атнада исә чүпрәлеләр Казанда һәм Ульяновск шәһәренең Свияжскаръягы районында узачак Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашачак.
Нет комментариев