Чүпрәледә "Троица көйләре” фестивале узачак
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә "Троица көйләре” фестивале узачак

Бу атнада православие динен тотучы райондашларыбыз изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә.

Шул уңайдан Иске Чүпрәле авылындагы Сергий Радонежский храмында "Троица көйләре" фестивале узачак. Әлеге фестиваль район җирлегендә икенче тапкыр үтә. Көн программасында халык җырлары, биюләр, фольклор коллективларынынң чыгышлары каралган. Фестивальгә тирә-як районнардан да җыр һәм бию ансамбльләре киләчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.


Троица көйләре

Нет комментариев