Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә “Бердәм Россия” призларына волейбол уены узды

4 ноябрь - илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Чүпрәле районы - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган җирлек.

Ел саен әлеге бәйрәм кысаларында районда традицион чаралар уза. Шуларның берсе булып, район оешмалары, авыл җирлекләре һәм күрше төбәкләрдән килгән командалар арасында волейбол ярышларын үткәрү тора. Быел да спортчыларны берләштергән әлеге бәйрәмдә сигез команда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе призлары өчен көч сынашты.

Ярышлар көн дәвамында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта һәм балалар спорт мәктәбе спорт залларында узды. Спортчыларны район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Шадриков тәбрикләде, бәйрәм белән котлады.

-Үз илең, аның үткәне өчен горурлык, киләчәге өчен өмет-болар барысы да халыкны берләштерүче һәм нык, тату итүче кыйммәтләр. Әлеге чара да, беренче чиратта, спортчыларны һәм җанатарларны берләштереп, сәламәтлек рухы, күңел күтәренкелеге өсти,-дип командаларга уңышлар теләде.

Көн буена сузылган киеренке ярышлардан соң җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынга Буа районыннан килгән "Толымбай" командасы лаек булды. Икенче урынны Ульяновск өлкәсеннән "Пилюгино" командасы яулады. Өченче һәм дүртенче урыннарны "Акчарлак" район командасы һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицей командасы бүлеште. Призлы урыннар яулаган командаларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев