Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле йөзүчеләре көчлеләр сафында

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз әледән - әле үзләренең талантлары һәм җитезлекләре белән куандырып торалар. Зона һәм республика күләмендә узган төрле спорт ярышларында катнашып призлы урыннар яулыйлар, сәламәт яшәү буенча яшь буынга үзләренең үрнәкләрен күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар Союзының региональ бүлекчәсе 1 ноябрь көнне башкалабыз Казан шәһәрендәге су төрләре буенча спорт Сараенда республикабыз өлкәннәре арасында ярышлар үткәрде. Анда республиканың һәр муниципаль районыннан беренче этапта җиңү яулаган иң оста йөзүчеләр көч сынашты. Безнең район данын Римма Нәфиева һәм Җәүдәт Хәмдиев яклады. Спортчылар шәхси һәм катнаш эстафетада ирекле стиль буенча 25 метрлы дистанциядә ярыштылар. Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов әйтүенчә, ул көнне спорт Сараенда бәйрәм тантана итте. 49 команда составында килгән йөзүчеләр үзләренең физик әзерлекләрен, спорт азартын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы беренче унлыкка керде. Йөзүчеләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез. Шуны да искәртим, 2015 елда әлеге Спорт сраенда су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган иде. Рәсемдә: безнең команда ярышлардан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев