Чүпрәле укучылары "Илһамият” фестиваленең бүләкләренә лаек булды
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары "Илһамият” фестиваленең бүләкләренә лаек булды

24-25 ноябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Әлеге чарада безнең районыбыздан да ике сәләтле укучы катнашты. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5нче "А" сыйныфы укучылары Камилла Вәлиева һәм Эльвина Яфизова (укытучы: М.А. Таҗетдинова) нәфис сүз сәнгате белән мәртәбәле жюри һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Камилла фестивальнең махсус бүләгенә лаек булды, Эльвина өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җиңү яулаган сәләтле укучыларыбызны тәбриклибез!


Нет комментариев