Чүпрәле укытучылары Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган конференциядә катнашты
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укытучылары Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган конференциядә катнашты

15нче апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы татарфыннан оештырылган "Без - Тукайлы халык" исемле фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Биредә язучылар, галимнәр, укытучылар, артистлар, музей хезмәткәрләре катнашты.

Конференциягә җибәрелгән 132 эш арасыннан икенче турга 68 фәнни-эзләнү эше сайлап алынган. Бөек шагыйребезнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган әлеге зур чарада катнашу хокукына безнең районнан ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы ия булды: Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән - Миңзифа Таҗетдинова, Иске Шәйморза урта мәктәбеннән - Зөлфия Арсланова. Алар тирән эчтәлекле фәнни-эзләнү эшләрен яклап, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.


конференция Г.Тукайның 130 еллыгы

Нет комментариев