Чүпрәле  ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче

Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Чүпрәле бүлегенә яңа җитәкче - Айрат Әхәт улы Иматдинов билгеләнде.

Ул Иске Кәкерле авылында туып-үскән. Казанда ветеринария академиясендә югары белем алган. 19 ел ветеринария берләшмәсенең Иске Кәкерле бүлегендә әшләгән.

Моңарчы ветеринария берләшмәсенең Чүпрәле бүлеген җитәкләгән Марс Вәлиев 1 июньнән Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясе директоры булып эшли башлады.


Дәүләт ветеринария берләшмәсе

Нет комментариев