Чүпрәле өлкәннәре заман техникасын үзләштерә
"Без кемнән ким, хәзер оныкларыбыз да компьютерсыз яши алмый. Замана компьютерга өйрәнүне таләп итә. Шуңа күрә бер төркем өлкәннәр җыелыштык та авылның ветераннар советы рәисе Дмитрий Романовка һәм пенсионерларның башлангыч оешмасы җитәкчесе Зоя Кузнецовага мөрәҗәгать иттек. Ниһаять, менә унлап авылдашыбыз белән беренче дәрескә дә килдек",- ди алар шатланышып ветераннар.