Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә үтәчәк

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә үтәчәк. Матчларны Мәскәүдәге "Аренаны ачу" (45 мең урынлы) , Санкт Петербургтагы "Зенит Арена" (60 меңнән артык урынлы), Сочидагы "Фишт" һәм Казандагы"Казан Арена" (45 әр мең урынлы) стадионнарда уздыру планлаштырыла. Әлеге стадионнар таләп ителгән мөһим инфраструктура, квалификацияле персонал һәм уеннарны дөнья дәрәҗәсендә...

Әлеге чемпионатка әзерләнү максатыннан Халыкара футбол федерациясе (FIFA) 2017 елда 450 миллион доллар акча бүлеп бирәчәк. Федерациянең агымдагы елга гомуми бюджеты 1,3 миллиард доллар тәшкил итә. Шуны да искәртик, быел дөнья чемпионаты уеннарына әзерлек кысаларында Конфедерация кубогы турниры да узачак. Аны Россиянең шушы ук шәһәрләрендә, 17 июнь - 2 июль көннәрендә үткәрү карала. Моның өчен FIFA 55 миллион доллар акча бирәчәк. Хәтерләсәгез, турнирның җирәбәсе үткән елның 26 ноябрендә Казанның "Теннис" академиясендә уздырылган иде. ФИФА канаты астында узачак милли җыелма командалар катнашындагы футбол турниры быел сигезенче мәртәбә үтә. Конфедерация кубогы турнирын 2018 елда узачак дөнья чемпионатының "репетициясе" дип тә атыйлар. Уеннарда КАФ, КОНМЕБОЛ, УЕФА, АФК, ОФК һәм КОНКАКАФ конфедерацияләре үткәргән алты континенталь чемпионатында җиңү яулаган иң көчле командалар катнашачак. Икенче төрле әйткәндә, алар арасында Россия (турнир хуҗасы), 2014 елгы дөнья чемпионы - Германия, 2015 елда Азия кубогы иясе - Австралия, 2015 елда Америка кубогы иясе - Чили, 2013 һәм 2015 елларда Алтын кубок яулаган - Мексика, 2016 елда ОФК милләтләр кубогын яулаган - Яңа Зелландия, 2016 елда Европа чемпионы булган - Португалия һәм 2017 елда африка милләтләр кубогында җиңүче Камерун командалары булыр дип көтелә. Әлеге турнирда Россия, Португалия һәм Чили илләренең җыелма командалары беренче мәртәбә катнаша. Конфедерация кубогы Россиядә популяр булыр дигән тулы ышаныч бар. Экспертлар һәм спорт белгечләре әйтүенчә, фаворитлык буенча өстенлек Германия җыелма командасына бирелә. Немец футболистларының уен осталыгын әлегә бер команда белән дә чагыштырып булмый. Шуңа күрә Йоахим Лев уенчылары чираттагы мәртәбә дәрәҗәле трофейны яулауга ышанычлары зурдан. Әлбәттә, Россия җыелма командасы турнирда "караңгы ат" булачак. Уеннар кондинциясендә аның ни күрсәтәчәген әлегә берә дә әйтә алмый. Шулай да ватандаш җанатарларыбызга яңа тренер Станислав Черкесов һәр матчтагы кискен көрәштә футболчыларның мораль рухын күтәрә алыр дип, ышанырга кирәк. 2017 елгы конфедерация кубогы футбол җыелма командаларының искиткеч уен күрсәтүләрен вәгъдә итә. Конфедерация кубогы дүрт елга бер мәртәбә үткәрелә. 2013 елда аны үз илендә дөнья һәм Европа чемпионы - Испания командасын 3 : 0 исәбе белән отып Бразилия футболчылары җиңү яулаган иде. Һөҗүмчеләр арасында шушы командадан Неймар "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол буенча дөнья чемпионаты