12нче февральдә мәктәп укучыларының татар әдәбияты буенча республика күләмендәге олимпиадасының йомгаклау туры булып үтте.
«Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 11 А сыйныфы укучысы Фәхретдинова Эльвина Вильдан кызы менә инде икенче ел рәттән республика күләмендә татар әдәбиятыннан призлы урын яулап, районыбыз данын яклады, дәрәҗәле дипломга лаек булды. Эльвинаны олимпиадага әзерләгән өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Тәбриклибез! Киләчәккә дә уңышлар телибез!
Нет комментариев