"Кече Чынлы авылының Гагарин урамындагы баганаларда берничә атна дәвамында инде утлар янмый", дип хәбәр итәләр шушы урамда яшәүчеләр.
-Елның әлеге фасылында урамнарда болай да бик караңгы. Аеруча без, мәчет картларына бик авырга туры килә, барганда да, кайтканда да бик җайсыз, - диләр алар. Әлеге уңайдан авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимовка шалтыраттык.
-Электр энергиясе өчен түләү артып киткәнлектән, баганалардагы утларны сүндереп торырга мәҗбүр булдык. Якын арада, тагын бер атнадан, яңадан кабызачакбыз. Әлеге уңайсызлык өчен гафу үтенәбез, диде авыл җирлеге башлыгы.
Нет комментариев