Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Йомры гәүдәле, тәмле бәрәңге!” конкурсында катнашырга ашыгыгыз!

    Дуслар! Чүпрәле районында яшәүчеләр арасында махсус конкурс игълан итәбез - "Йомры гәүдәле, тәмле бәрәңге!". Конкурс өч номинациядән тора:

    - шигырь язу;

    - ризык рецептлары;

    - рәсем ясау яки кызык фото.

    Беренчесе - бәрәңгегә багышлап язылган шигырьләр бәйгесе. Бу номинациядә балалар һәм зурлар язган шигырьләр аерым бәяләнәчәк. Шигырьләрне җыр, такмак, мәдхия, поэма жанрларында да язырга була.

    Икенче номинациядә аш-су осталары актив булыр дип ышанабыз. Чөнки монда бәрәңгедән әзерләнгән аш ризыкларының рецептлары сорала. Әзерләү процессын чагылдырган фотолар шулай кирәк була.

    Өченче номинациядә катнашыр өчен бәрәңге рәсемен яки бәрәңге белән бәйле кызык фотоларыгызны җибәрегез.

    Бу бәйгедә яшьнең әһәмияте юк. Берьюлы өч номинациядә дә катнашырга мөмкин. Шигырьләрне, рәсемнәрне һәм оригиналь рецептларыгызны "Туган як" Чүпрәле районы газетасы редакцясенә яки "АКСУ" студиясенә (Казан шәһ., Спортивная ур., 33) җибәрегез. Конкурс 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылының бәйрәмендә булачак. Читтә калмагыз, бәйгедә көч сынашып карагыз. Яхшы бүләкләр сезне көтә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: