Соңгы елларда Хөкүмәт карарлар кабул итеп кенә түгел, төрле грантларны гамәлгә куеп та авыл җирлекләрендәге бюджет оешмасы, учреждениеләргә ярдәм итә.
Шундый грантларны отып күп кенә мәктәпләрнең, ясле-бакчаларның, учреждение, үзәкләрнең материаль-техник базасы ныгыды. Әле шушы араларда гына Шәйморза, Уби, Марс авыл җирлекләре дә шундый грант отып. Грантта каралган суммалар мәдәният йортлары түбәләрен төзекләндерүгә тотылачак. Чуваш Чүпрәлесе, Алешкин-Саплык, Яңа Чокалы авылларында мондый эшләр күптәннән бара һәм кайберсендә мәдәният йортлары түбәсен төзекләндерү тәмамланды да инде.
Нет комментариев