10 декабрь көнне авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, якташыбыз фронтовик -шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллык юбилее уңаеннан "Матурлык һәм батырлык җырчысы" исемле әдәби -музыкаль кичә үткәрелде.
Кичәнең эпиграфы итеп әдипнең : Йөрәк икән - яратмыйча типмәс,
Көрәш икән - җиңми калабыз.
Гомер икән - бушка янып үтмәс,
Ә ил кушса - куркып янмабыз...,- шигыре алынган иде.
Татар теле укытучысы Насибуллина Гелинә шагыйрьгә багышлап үзе иҗат иткән шигыре белән кичәне башлап җибәрде. Укучылар шагыйрьнең биографиясен сөйләп, кайбер яңа мәгьлүматлар белән таныштырдылар. "Еллар һәм юллар" китабы буенча шигьри сәяхәт оештырылды. Мәктәп китапханәчесе Вилданова Дилүзә 6нчы сыйныф укучылар белән, Зәки Нуриның "Үлгәннәр дә үч алды" китабыннан өзек сәхнәләштереп күрсәтте. Китапханәче Миначева Рәйнә "Имәнлектән башланган юл" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Шагыйрьнең : Яныңа үзем барам", "Җилләр иссәләр..." , "Килерсең әле килерсең..." җырлары яңгырады." Кичәбез әдипнең "Туган як көе"исемле җыры белән тәмамланды.
Зәки Нуриның 95 еллык юбилеена багышлана
(Тукайга ияреп)
Тау астына салынгандыр
Бер авыл- Төке диләр.
Бу авылны бик зур дисәң,
-Кит әле,көлке,- диләр.
Зурмы дисәң,зур түгелдер,
Әйткәнемчә,кечкенә.
Халкының эчкән суы да
Кечкенә инеш кенә.
Нәкъ Тукайдагыча әйтсәк,
Як - ягы урман аның.
Шүрәлесе бармы - юкмы,
Әйтә алмыймын аны.
Җиләкләре бик күп үсә,
Тик иренмә, җый да җый.
Кипкәнен дә, кайнатып та
Кышлыкка әзерләп куй.
Шул авылда туып үскән
Бик чибәр егет- Зәки .
Тик шулай да башкалардан
Аерылмый әллә ни.
Печән чаба, җиләк җыя,
Ботаклар кисә Зәки.
Авырлыкларга бирешми,
Барсын да җиңә тәки.
...Сугыш дигән зур афәтне
Ул урманда каршылый.
Өенә кайтып,юл биштәрен
Тиз-тиз әзерли башлый.
Чакыру да көтеп тормый,
Ул районга ашыга.
Урманыннан аерганга,
Фашисттан үч алырга.
Әллә язмыш шаяруы,
Әллә очраклык микән,
Сугышта да бит Зәкине
Куе урманнар көткән.
Партизаннар отрядында
Ниләр кичергәннәрен
"Үлгәннәр дә үч алды"дип
Аталган китап әйтер.
Туган якларына кайта,
Орден- медальләр тагып.
Урманнарны кабат иңли
Өч елдан артык тагын.
"Яшь сталинчы" газетасы
Мөдирлеккә юл ача.
Иҗат белән мөдирлекне
Бергә тарта бичара.
Көчле рухлы мишәр улы
Беркайда да сынатмый.
Туган җире,туган халкы
Зәкиен һич онытмый.
Гөлинә Насибуллина, Яңа Кәкерле төп мәктәбе
Нет комментариев