Туган Як
  • Рус Тат
  • Ял итәчәкбез

    Татарстан халкы ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәк, шулай ук аларны октябрь ахырында өстәмә ял көне көтә, ул 25 нче октябрьгә туры килә.

    Хезмәт кодексының 112 мәддәсе нигезендә 4 нче ноябрь-Халык бердәмлеге көне-ял көне. ТРда 1992 нче елның 19 нчы февралендә кабул ителгән 1448-XII номерлы "ТРның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турындагы" закон нигезендә республикада өстәмә ял көннәре билгеләнде, шул исәптән, ТР Конституциясе Көне Һәм Корбан гаете. ТР Президенты 2012 нче елның 27 нче июнендә кабул иткән УП-510 номерлы "2012 нче елда Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре уздыру көннәрен билгеләү турында"гы Указы нигезендә 2012 нче елда Корбан гаетен бәйрәм итү көне 25 нче октябрьгә билгеләнгән. 2012 нче елда 4 нче ноябрь-Халык бердәмлеге көне ял көне-якшәмбе белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының әйтеп узган маддәсе нигезендә ял һәм бәйрәм көне ял көне белән туры килгәндә, ул алдагы эш көненә күчерелә. 2012 нче елда ТРда 25 нче октябрь, 4 нче һәм 6 нчы ноябрьләр бәйрәм, ял көннәре була, 5 нче ноябрь шулай ук ял көне була.

    Теги: яллар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: