Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сыйфатлы орлык - уңыш нигезе

    Язгы чәчү эшләре башланырга аз вакыт калды. Быел нинди орлыклар чәчәбез? Шул сорау белән "Россельхозцентр"ның район филиалы начальнигы Исламетдин Низамовка мөрәҗәгать иттек.

    -Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү өчен 9787 тонна орлыклар көздән үк складларга салынды. Бу планда каралганнан 360 тоннага артык. Бөтен орлыклар да кондиция нормаларына туры килә. Төгәлрәк әйткәндә, аларның 23,5 проценты оригинал һәм элиталы, 74 проценты репродукцияле һәм 2,5 проценты "картайган" орлыклар.

    Районда элиталы орлыклар җитештерүче "Цильна" җәмгыяте бар. Әлеге хуҗалык корылыклы елларда да мул уңыш бирүгә сәләтле сортлар белән эш итә. Соңгы елларда биредә сабан бодаеның "Экада-70", "Экада-113" һәм "Эстер" сортлары сатуга тәкъдим ителә. Якын елларда әйләнешкә кертү өчен "Экада-105" һәм "Агата" сортлары кайтарылган һәм үрчетү максатыннан игелә. Елларның корылыклы яисә явымлы булуына да карамастан, һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш алына алардан. Шул ук культураның "Йолдыз" сортлысы да 36 центнер ашлык бирде. Арпаның "Нур" һәм "Раушан" сортлылары да безнең төбәк туфрагын үз итте.

    Шуны да искәртим, соңгы биш елда чәчүлек орлыкларның сыйфатын яхшырту буенча шактый ук дәрәҗәдә эш башкарылды. 2013 елда "картайган" орлыклар 24,4 процентны тәшкил итәсә, быел ул күрсәткеч 2,5 процентка гына калды. Ә менә "Эталон-Агро" җәмгыятендәге барлык орлыкларның 15,5 процентын һаман да "картайган" орлыклар тәшкил итә. "Г.З.Айзәтова", "О. З. Павлов", "З. Р. Сәлахова" һәм "И.И.Исхаков" крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да чәчүлек материалларын яңарту таләп ителә. Картайган һәм сыйфатсыз орлыклар кулланучы хуҗалыклар дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләрдән дә мәхрүм ителәләр.

    Кайбер хуҗалыкларда аерым төр орлыклар артыгы белән саклауга салынган булса, кайберләрендә орлыклар җитмәскә дә мөмкин, шулай да үзара булышлык хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк.

    Югары уңыш алуга ирешү җиргә фәнни яктан, гыйлемле якын килүне таләп итә. Без үз эшчәнлегебездә үсемлекчелек фәне вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Тормыш табигатьтә баланс тоту кирәклеген дәлилли. Икенче төрле әйткәндә, без үз гамәлләребез белән файдалы объектларга зыян салырга тиеш түгел. Туфракта файдалы организмнар бик күп, шуңа күрә биологик чаралар кулланып, аларны бары тик яшәтергә, җанландырырга гына кирәк. Әгәр дә туфрак зарарланган, "хәлсезләнгән" икән, моның өчен кирәк булган биоактив ашламалар кулланып, аны шул рәвешле "дәвалау" таләп ителә. Алар да химик ашламалар кебек файдалы һәм өстенлекләргә дә ия: куллану өчен куркынычлы түгел, файдалы тере организмнарның табигатьтә үрчүенә сәләтен югалттырмый, ияләнүдән куркасы юк. Хуҗалыклар өчен тагын бер мөһим ягы - куллануда үзкыйммәтенең түбән булуы. Кызыксынучылар препаратларга бәйле аңлатмалар алу өчен безгә мөрәҗәгать итсеннәр. Телефон номерыбыз: 2-24-92.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: