Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ресубликакүләм ифтар ашында Чүпрәле мөселманнары да катнаша

    26 июнь көнне "Казан Арена" стадионында III республикакүләм ифтар ашы узачак. Бирегә биш меңләп мөселман җыелыр дип көтелә.

    Оештыручылар хәбәр итүенчә, мөнәҗәтләр башкарганнан соң, авыз ачып җәмәгать намазы укылачак. шунысы игътибарга лаек: Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый дәрәҗәдәге ифтар ашлары үткәрелгәне юк әле. Чараны РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, стадион җитәкчелеге белән берлектә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

    Республикакүләм ифтар мәҗлесе кысаларында"Игелекле кешеләр өчен игелекле гамәлләр!" хәйрия чарасы да уздырыла - шәһәр халкы ел саен үткәрелә торган ифтар ашында хезмәт күрсәтүдә ярдәм итә ала. Моның өчен 7715 кыска номерына ИФТАР сүзен язып, буш ара калдырып, аннан соң 250 санын язып смс-хәбәр юлларга кирәк.

    Ифтар ашы сәгать 20.00 башлана. Узган ел "Казан Арена"да уздырылган мәҗлескә 2 меңнән артык кеше җыелган иде.

    P.S. Республикакүләм ифтар ашында Чүпрәледән дә мөхтәсиб Рөстәм Рәкыйпов җитәкчелегендә мөселман дин кардәшләребез барачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: