Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре

    Җөмәди әл-ахир аеннан соң Рәҗәб ае керә. Рәҗәб һәм Шәгъбан айлары - рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар. Бу ике мөбарәк ай аша без изге рамазанга керәбез, ураза тотарга әзерләнәбез.

    Рәҗәб-Аллаһы Тәгалә кан коюларны, низагларны тыйган дүрт айның берсе. Хәрәм айларда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән.

    Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, "Ихлас" сурәсен ешрак уку-күркәм гадәт.

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны "Рәгаиб кичәсе" дип атаган. Сөекле Пәйгамбәребез әйткән: "Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, җомга кичәләре, Ураза һәм корбан гаетенә каршы кичәләр".

    Рәгаиб кичәсе-сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлламнең) әтисе Габдулла белән әнисе Ваһап кызы Әминәнең никахлашкан көне.

    Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул- Мигъраҗ кичәсе. Рәҗаб аеның 26нчы көненнән егерме җидесенә каршы кичтә була торган кичә. "Мигъраҗ" күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) тормышында олуг могҗиза булып санала. Рәсүлебез (с.г.в.) җәннәт, җәһәннәм галәмәтләрен күрә. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһы хозурына баргач ул: "Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәт-тайиибәәт", дип сәламли, ягъни: "Тел һәм тән гыйбәдәтләребезнең барысы да фәкать Аллаһ өчен генә". Аллаһы "Әс-сәләәлү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәрәәкәтүһ", дип җавап бирә, ягъни: "Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәәкәте булсын". Моңа каршы Пәйгамбәребез: "Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихин", ди, ягъни: "Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Шуннан соң фәрештәләр: "Әшһәдү әл-ләәә иләәһәимәл-лааһү үә әшһәдү әннә Мухаммәдән гәбдеһүү үә расүүлүһ", дип шәһадәт кәлимәсен әйтә, ягъни "Чын күңелдән гуаһлык (шаһитлек) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Мөхәммәд (с.г.в.) аның колы һәм илчесе".

    Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бу сүзләрне без барыбыз да намазда, ягъни кагъбәдә, "әттәхият"кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис шәрифтә: "Намаз- мөэминнең мигъраҗы", дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез. Аңа мөрәҗәгать итәбез, аннан ярдәм сорыйбыз, аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңелдән укып, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсен.

    Редакциядән: Барис хәзрәтнең шушы көннәрдә гомеренең күркәм датасы-туган көне. Хезмәт юлын, көчен, белемен үсешкә багышлаган кеше ул. Дин хурланган бер заманда, аңа тугры калып, киресенчә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, әйткәннәрен хак дип табып, авылдашларын да әһлаклы юлга эндәгән кеше ул. Белемен дә кайбер аять-сурәләрне ятлауга гына кайтарып калдырмыйча Ислам университетында арттырган шәхес ул, Барис ага. Киләчәктә дә игелекле хезмәтендә уңышлар насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә үзегезгә дә хәерлесен бирсен Барис ага. Сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: