Отчет кампаниясе башланды
Кичә. Бүген. Иртәгә

Отчет кампаниясе башланды

1 апрельдән Пенсия фондына отчетлар тапшыру буенча чираттагы кампания башланды.

Әлеге мәсьәлә буенча район пенсия фонды идарәсендә барлык оештыру чаралары: иминиятчеләр белән закондагы үзгәрешләр һәм отчетлар тапшырганда хаталарны булдырмау турында семинарлар үткәрелгән, көтеп тору залында яңартылган программаны яздыру һәм тапшыруга әзерләнгән мәгълүматларны мөстәкыйль тикшерү өчен компьютер куелган.

-Бухгалтерлар өчен отчетларны телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшыру-заман таләпләренә җавап бирү генә түгел, эш вакыты, көчне экономияләү мөмкинлеге дә ул,- ди район пенсия фонды идарәсе белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина.


пенсия

Нет комментариев