Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәлиләр якташларын авыл зиратындагы каберлекләрне чистарту буенча өмәгә чакыра

    2016 елның 2 маенда Мунчәли халкы авылдашларын һәм авылдан читтә яшәүче барлык якташларын авыл зиратында каберлекләрне чистарту буенча өмәгә чакыра.

    Шушы изге чарада катнашуның асылы зиратларның әйләнә-тирәләрен, эчке якларын чистартуда, каберләрне һәм аның өстенә куелган чардуганнарны тәртипкә китерүдә, төзекләндерүдә, чүп үләннәреннән һәм корыган агачлардан чистартуда бердәм булып катнашудан тора.

    Барлык милләт халыкларының зиратлары һәм каберлекләре гомер-гомергә изге урын булды. Сер түгел күңелләребездә мин-минлек, тәкәбберлелек, байлыкка табынып яшәгәндә - зират изге урын, анда безнең газизләребез иңдерелгән икәнлеген соңгы елларда еш кына онытып җибәрмибезме? Еллар буе чистартылмаган чүп-чарлар, картаеп корыган тал агачлары, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар, татар кешесенә килешәме икән? Өмәдә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата да зур хөрмәт, гореф гадәтләребезне баетуда изге адым булыр! Изге көн мөбәрәк булсын, Мунчәлиләргә районыбызның башка авыллары да кушылсын иде, әмин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: