BQ Istanbul телефонын сату ноябрь башларында башланачак. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә. Яңа «мобильник»ның бәясе түбән булачак.
Телефонда гарәп һәм рус телләрендә Корьән, төрле сүрәләр, шулай ук «намаз будильнигы» булачак. Җайланма үзеннән файдаланучы кеше яши торган ил яки шәһәр турында мәгълүматларны эшкәртәчәк, андагы намаз вакытларына җайлашачак. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина яңа телефонның зур сорау белән файдаланылачагын фаразлый.
Мөселманнар өчен кесә телефоны барлыкка киләчәк
Татарстанда Коръәнле һәм намаз вакытларына будильнигы булган кесә телефоны барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев