Каюм Насыйри дәвамчылары
Кичә. Бүген. Иртәгә

Каюм Насыйри дәвамчылары

Ел саен Татарстан Мәгариф Министрлыгы белән Казан Федераль Университеты берлектә үткәрелә торган Каюм Насыйри исемендәге конференция быел да яшьләрне тикшеренү-эзләнү эшенә тартты. Бу фәнни-тикшеренү конференциясе талантлы һәм сәләтле баларны билгеләү максатыннан оештырыла.

Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә XIV конференциянең йомгаклау туры узды. Анда безнен сыйныфтан 3 укучы катнашты. Махмутов Марат информатика фәненнән ("Мобильные вирусы", җитәкчесе - Э.Р.Якупова), Мустафин Ленар математикадан ("Хорошо ли иметь домик в деревне и является ли корова кормилицей для сельского жителя?", җитәкчесе - Г.Р.Махмутова) һәм Динара Шараева экологиядән ("Биоиндекация загрязнения воздуха на научно-экологической тропе по состоянию ели обыкновенной", җитәкчесе - Д.С.Шараев) үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Марат белән Динара Грамоталарга, ә Ленар 3нче дәрәҗәле Дипломга лаек булдылар.

Без сыйныфташларыбызны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Барыбыз да галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы, татар халкын белемле итү, аның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын үстерүдә зур эш башкарган милләттәшебез Каюм Насыйри белән горурланабыз, аның дәвамчылары булырга тырышабыз.


конференция Каюм Насыйри

Нет комментариев