Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе тарафыннан яшь иҗатчылар өчен ике зур бәйге - "Илһамлы каләм" һәм "Шигъри сабантуй" бәйгеләре игълан ителгән иде.
«Шигъри сабантуй"да шигърият буенча, ә "Илһамлы каләм"дә проза, драматургия һәм публицистика буенча иҗат ителгән әсәрләр бәяләнде. 16 нчы декабрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Иң башлап, "Илһамлы каләм" конкурсына килгән кунаклар өчен мастер- класслар оештырылды. Өч сәгатькә якын барган бу очрашу - аралашу барышында яшь иҗатчыларны борчыган мәсьәләләр каралды, күп сорауларга җавап табылды. Әлеге бәйрәмгә "Иске Чүпрәле күппрофильле лицей"ның 11 нче сыйныф укучысы Усманова Гөлназ чакырылды. Ул IX Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында "Иң яхшы публицистик әсәр" номинациясендә III урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев