Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомерләрнең алтын мизгеле

    Гаилә тормышы бер-бер артлы килгән мәшәкатьләргә, шатлык-куанычларга, авырлыкларга чорналып үтә. Шул сикәлтәле юллардан атлаганда, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, Иске Чокалы авылыннан Гөлҗиһан һәм Гаяз Нуретдиновлар -үрнәк гомер кичерүче гаиләләрнең берсе.

    Гөлҗиһан апа да Гаяз абый да хезмәт сөюче, уңган, булдыклы кешеләр. Гаилә башлыгы Иске Чокалы авылында 10 балалы гаиләдә туа. Ишле гаиләнең мәшәкате күп булса да, уңай яклары да бихисап. Яшьли кул арасына кереп киткән Гаяз 7 сыйныфны тәмамлауга үз хезмәт юлын башлый. Колхозда, Иске Чокалы МТСында эшли, урманга агач кисәргә йөри. Совет Армиясен дә өч ел дәвамында хезмәт итә. Яшьли ала алмаган белемен буй җитеп ныгыгач, үзләштерә. Татар Бизнәсе авылына мәктәпкә физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып урнаша. Шунда эшләү барышында язмыш аңа тормыш юлдашын бүләк итә. Гөлҗиһан апа Татар Бизнәсендә туган һәм ул вакытта кибеттә эшли торган була.

    1966 елның сентябрь аенда кушылып, тигез, матур тормышта биш балага гомер бирә алар. Дүрт кыз һәм бер ул үстерәләр. Бүген инде 15 онык, өч оныкчык өчен дә кадерле дәү әти белән дәү әни булып яшиләр.

    Гаяз абый характеры белән бик кызу кеше. Хезмәтен дә җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Иске Чокалыга әйләнеп кайткач, биредә йорт җиткезәләр, Гаяз абый мәктәпкә урнаша, шулай ук авыл җирлеге башлыгы вазифасында да хезмәт куя. Бар җиргә өлгер, булдыклы Гаяз абыйны лаеклы ялга чыккач та, колхозга эшкә чакыралар.

    -70 яшемдә генә туктадым әле. Эшләргә яратам мин,-ди ул.

    Әлеге сүзләренә мисал булып, бүген Нуретдиновлар гаиләсенең йорт тутырып мал-туар асраулары, бәрәңге, яшелчә үстерүләре тора.

    Төп нигезне тулыландырып, яннарында уллары Илдар, киленнәре Флера, оныклары яши. Быел аларның да юбилейлы-25 еллык туйлары. Кызлары да тормыш иптәшләре белән туган туфракта эшләп, гөрләтеп гомер итәләр.

    -Авылдан читкә китүне беркайчан да аңламадык. Балаларыбызда да туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык, аллага шөкер барысы да яныбызда,-диләр куанышып Нуретдиновлар.

    Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә... Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: