Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чуваш Чүпрәлесе авылында халык саны арткан

    2014 елның тугыз аенда әлеге авыл халкы 2 кешегә арткан.

    Бик аз бит бу, дияргә ашыкмагыз. Районда халык саны кимеп барган чор бит бу(!) һәм башка бер авыл җирлегендә дә демографиянең уңай якка үзгәрүе күзәтелми. 1 дән алып 5 кешегә, ягъни аз санда кимүчеләр рәтендә Шланга, Түбән Чәке, Алешкин-Саплык, Уби авыл җирлекләре. Кеше санының иң күп кимүе Иске Кәкерле авыл җирлегендә күзәтелгән. Үткән тугыз айда бу авыл 22 кешесен югалткан. Алар арасында үлүчеләр дә, авылдан читкә китүчеләр дә бар, әлбәттә.

    Иске Шәйморза, Яңа Ишле, Яңа Элмәле, Матак авылларында да 16дан алып 12гә кадәр кеше вафат булу, я күченеп китү сәбәпле, пропискадан төшерелгән. Әлеге саннар тора-бара бу авылларның Рәсәй картасыннан югалачагы турында сөйләмиме икән, уйланыйк әле!

    2014 елның 9 аенда районда халык саны тагын 159 кешегә (!) кимегән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: