Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр кышны озатып, язны каршы алды

    Элек заманнарда Россия халкы Яңа елны беренче январьда түгел, ә беренче мартта каршы алган. Чөнки яз җитү белән табигатьтә, гомумән бар жиһанда җанлану сизелгән. Зәмһәрир суык кыштан соң март кояшы яңа тормышка һәм мул уңышка ышаныч тудырган. Иске вакытларда кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар ишек алларына, урамнарга...

    Элек заманнарда Россия халкы Яңа елны беренче январьда түгел, ә беренче мартта каршы алган. Чөнки яз җитү белән табигатьтә, гомумән бар жиһанда җанлану сизелгән. Зәмһәрир суык кыштан соң март кояшы яңа тормышка һәм мул уңышка ышаныч тудырган.

    Иске вакытларда кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар ишек алларына, урамнарга чыгып язның килүен ашыктыру өчен кышны куганнар, шаян такмаклар әйткәннәр, җырлар җырлаганнар. Сигезенче март көнне дә район үзәгендәге мәйдан халык белән тулы иде. Районның олысы, кечесе кышны озатты. Кайдандыр борыннарны кытыклап кыздырган шашлык, коймак исе аңкый. -Ул көнне ике йөзгә якын эшмәкәр район халкына сәүдә хезмәте күрсәтте. Сөекле хатын- кызларыбызга бүләк итү өчен берничә урында чәчәкләр сату да оештырылган иде,- ди базар директоры Җәмил Ибраһимов. Мәйданда бәйрәм чаралары кызганнан- кыза бара. Мәдәният йорты үзешчәннәренә авыллардан килгән җирле сәнгать осталары да кушыла. Халкыбызның татар, чуваш һәм рус җыр- биюләре тамашачыларны да битараф калдырмый. Һәркемнең биисе, җырлыйсы килә. Күңелләр күтәренке,ә һавада яз исе аңкый. Кинәт көтмәгәндә әкият персонажы Карачкыны ут ялкыннары чорнап ала, тамашачылар да шулчак бер тавыш белән: "Начар гамәлләр, яман эшләр, кылган гөнаһлар төтен булып һавага очсын!",- диештеләр. Шулчак мәйдан уртасында спорт уеннары башланып китә. Кул көрәштерү ярышларын әлеге спорт ветераны Альберт Ракипов башлап җибәрә. Халык тын да алмый көчле куллы ир- егетләрне күзәтә. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Кәкерле авылыннан абыйлы- энеле, район сабан туйларында да актив катнашып килүче Ильнар белән Ильмас Камкаевлар җиңүче булдылар. Раиль Куликов- өченче урында. Хатын- кызлардан Юлия Мискинага тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Тәскирә салихова һәм Рамилә Камалова бүлеште. Ә менә чаңгычылар арасында кече Аксудан Даша Иванова иң оста чаңгычы булды. Чуваш Чүпрәлесеннән Ирина Одинцова һәм Кече Аксудан Нина Солдатова икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Елдагыча Рифкать Исхаков истәлегенә узган традицион волейбол ярышларында быел сигез команда катнашты. Район башлыгы Александр Шадриков спорт залына килгән барлык спортчыларны һәм җанатарларны бәйрәм белән котлап, ярышларның тамашачылар өчен мавыктыргыч үтүен теләде.

    -Бәйрәмнәрнең спорт чаралары белән үрелеп баруы аеруча мөһим. Димәк, халкыбыз спортка тартыла бара, сәламәт яшәү рәвешен үз итә,- диде Александр Валерьевич. Әлбәттә, җиңү көчлеләргә елмая. Быел әлеге турнирның җиңүчесе булып "Акчарлак" бассейны командасы өчен уйнаган Чүпрәле егетләре командасы танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: