Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча быелның 9 аенда Чүпрәледә 121 бала туган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18гә ким.
Бергә тормыш коручылар саны 76 булган, бу, шулай ук, 2014 елдагыдан 23 кә азрак. Куанычлысы -гаиләләрдә татулык һәм бердәмлек саклана. ЗАГС бүлегенә аерылышу турында гаризаны быел нибары 26 гаилә язган, үткән ел мондыйларның саны 40 булган.
Иң аянычлысы- үлем-китем. Шушы 9 ай эчендә 291 райондышыбызны югалтканбыз. Иң күп үлүчеләр саны исә сентябрь аенда теркәлгән. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, шушы айда гына да үлем турында 36 белешмә тутырылган.
Нет комментариев