Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы вәкилләре аграр университет студентлары белән очрашты

    Аграр сәнәгать комплексы һәр вакыттагыча югары белемле белгечләргә һәм гади эшче кулларга ихтыяҗ кичерә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең кадрлар буенча киңәшчесе Дамир Аббазов әйтүенчә, урыннардагы кадрлар кытлыгын хәл итү буенча республика министрлылыгы да зур кайгыртучанлык күрә.

    Әле шушы көннәрдә генә Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрының авылларны үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән эшлекле очрашу үткәрелгән. Анда безнең районнан да Дамир Әмирович җитәкләгән бер төркем делегация катнашкан. "Ак Барс Чүпрәле" һәм җаваплылыгы чикләнгән "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыяте вәкилләре дә бакалаврда укучы агрономнар һәм инженерлар белән очрашып үзләренә эшкә чакырганнар, хезмәт шартлары белән таныштырганнар. Әлеге уку йортында тугыз райондашыбыз белем ала икән. Быелгы җәйдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы стипендиаты Марсель Тукаев инженер - механик дипломы алып районга кайтачак. "Очрашуда Марат Җәббаров студентларны аграр тармакларның торышы, аграр уку йортларында белем алучы студентларга һәм агропромышленность комплексында хезмәт куючы яшь белгечләргә билгеләнгән дәүләт ярдәме турында тәфсилләп сөйләде. Максатчан программа нигезендә, мәсәлән, студентлар ун мең сум күләмендә стипендия алырга мөмкиннәр. Югары уку йортларын тәмамлап агропромышленность комплексы предприятиеләренә эшкә урнашучыларга Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы бер мәртәбә 300 мең сум акча түли, моннан тыш беренче хезмәт елында яшь белгечләрнең ай саен хезмәт хакларына 7500 сум күләмендә өстәмә түләү карала. Марат Җэббаров шулай ук авылда торак шартларын яхшырту программасы булуын да искәртте", ди Дамир Аббазов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: