Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле пенсионерлары республика Спартакиадасында

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаенннан Россия Пенсионерлар союзы пенсия яшендәге өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту һәм актив тормышка тарту максатыннан аларның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен тәэмин итүне күздә тотып ел саен Спартакиадалар уздыра.

    Аның беренче этаплары район күләмендә, май урталарында үткәрелгән иде. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар республика мәйданнарына чыкты һәм алар җиде төрдә ярышып призлы урыннарга дәгъва кылдылар. Авыл районнары арасында Чүпрәле пенсионерлары командасы гомуми баллар буенча беренче бишлеккә керде. Дартс буенча Галина Матросова беренче урынны яулады, Клара чернова исә винтовкадан ату да икенче урынга лаек булды. Йөзү буенча Җәүдәт Хәмдиев, 200 метрлы дистанциядә йөгерүдә Эльмира Айметдинова яхшы күрсәткечләргә иреште. "Спартакиадага барып катнашу өчен уңайлы автотранспорт белән тәэмин иткәне һәм финанс ярдәме күрсәткәне өчен район хакимиятенә рәхмәт әйтәбез",- ди пенсионерларның райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: