Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киңәште

Шушы көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең җыелышы булды. Анда әлеге хуҗалыклар алдында торган бурычлар анализланды.

Билгеле инде, әлеге бурычның иң әһәмиятлесе булып, алда торган язгы кыр эшләрен башкарып чыгу тора. Чөнки районда чәчелмичә бер карыш җир дә калырга тиеш түгел диелгән бурыч куела. Моның өчен район җитәкчелеге белән берлектә хуҗалыклар җитәкчеләре ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алу өчен кредит ресурслары җәлеп итү, югары уңыш бирүчән орлыклар чәчү турында киңәшләштеләр.

Райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясенең яңа җитәкчесе дә сайланды. Әлеге вазифага озак еллардан бирле милекчелекнең бу формасы белән шөгыльләнүче Альберт Низамов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крестьянфермер хуҗалыклары