Чәчәк корткычыннан сак булыгыз

"Мин чәчәкләр, гөлләр яратам. Базарда, яисә кибеттә күңелемә ятышлы чәчәк орлыгы күрсәм, шундук сатып алып, өй каршындагы бакчага утыртам. Чәчәк кибетләре яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм. Әмма соңгы вакытларда чәчәкләремә, гөлләремә нидер булды, аларның яфракларында сары таплар барлыкка килә, аннан соң сулалар, һәлак булалар. Ни эшләргә дә белмим....
Газета укучыбызның соравына җавап алу максатыннан газета корреспонденты ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзаровка мөрәҗәгать итте.
-Әйе, күпчелек хатын-кызларыбыз хәзер чәчәкләр, гөлләр үстерү белән мавыга. Бу бик кызыклы шөгыль, әмма күп вакыт һәм игътибар таләп итә. Чыннан да, кибеттән сатып алганда гөлләр бик матур була, әмма өйгә алып кайтып үстерә башлагач, беркүпме вакыт үткәч үзгәрәләр. Яфраклары тигез булмаган сары-аксыл төскә керә, сары таплар белән каплана, соңрак гөлнең бар матурлыгы югалып, ул яраксызга әйләнә. Мондый күренешләр трипс өчен характерлы. Трипс-ул ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул үсемлекләрнең 300 төрен зарарларга сәләтле. Хризантема, роза чәчәкләрен, яшелчәләрдән кыярны аеруча "үз итә". Әлеге корткыч зарарлаган яшелчәләрнең уңыш бирүчәнлеге кими, чәчәкләрнең матурлыгы югала. Корткычлар төрле вирусларны күчерүгә булган сәләтләре белән дә куркынычлар әле. Трипслар 0,9-1,2 мм озынлыктагы аксыл-сары яисә куе көрән төстәге бөҗәкләр. Корткычлар ябык грунтта бертуктаусыз үрчеп, сезонына 12-15 буын бирә алалар. Личинкалар һәм үскән бөҗәкләр үсемлекләрнең күзәнәк сыеклыклары белән тукланалар. Үсемлекне бөҗәкләр ашый башлаган чорда башлап яфракларда сары таплар, көмешсыман штрихлар барлыкка килә. Корткычларның саны арткан очракта, үсемлек үлә башлый. Трипс утырту материалы белән тарала. Корткычлар киң таралган очракта үсемлекләрне фитоверм препараты белән эшкәртергә кирәк. Эшкәртү вакытында инструкциядә күрсәтелгән барлык таләпләрне дә үтәү зарур. Бер тапкыр эшкәртү белән икенчесе арасындагы аралык 7-10 көн булырга тиеш. Өй шартларында үстерелә торган гөлләрне исә урамга алып чыгып эшкәртергә киңәш ителә. Калифорния чәчәк трипсының республика территориясендә таралуын кисәтү максатында "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре яшелчә, чәчәк үсентеләрен үстерү һәм сату белән шөгыльләнүче теплицаларны һәрдаим тикшереп торалар. Ә менә районнарда чәчәкләр һәм гөлләр сату белән шөгыльләнүче гражданнар һәм оешмалар РФның башка регионнарыннан кайтарылган чәчәк продукцияләре турындагы мәгълүматларны карантин бүлегенә хәбәр итәргә бурычлылар. Бу очракта, әлбәттә, әлеге продукцияләрнең фитосанитар торышы уңай булуын раслаучы документларның булуы да шарт. Ә менә өегезгә чәчәк яисә гөл сатып алганда сатучыдан аларның фитосанитар хәлен раслаучы карантин документын таләп итәргә һәркем хокуклы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.2500
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.14600
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.30000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»26200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы92200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.5000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?29700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде29300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый29500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.95900
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11700
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.41000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләрЧүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.4400
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.8800
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.22000
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.14600
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.8800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.4700
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.4400
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика