Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 11 елга рәшәткә артына

    "Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс", диләр. Матак авылында яшәүче 38 яшьлек Александр Шингарев моңарчы кылган җинаяте өчен җәза алса да, тәртипле юлга басмый, еш кына спиртлы эчемлекләр куллана.

    Александр Матакта туып-үскән, урта белем алган, 1998 елның 7 декабрендә Санкт- Петербургтагы хәрби суд һәм 2003 елның 6 февралендә Мамадыш халык судының хөкем карарлары белән ирегеннән мәхрүм ителеп, күп ел гомерен рәшәткә артында үткәргән. 2012 елның 23 октябреннән 2020 елның 8 июненә кадәр ул административ күзәтү астына алына. Өйләнмәгән. Соңгы җинаятен кылып, кулга алынганчы "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының "Матак" филиалында ат караучы булып эшли.

    Агымдагы елның 15 февраль киче аның тормышында тагын бер "күңелсез кара" вакыйга булып калачак. Эштән исереп кайткан Александр Шингарев белән бергә яшәүче Екатерина Заказова арасында тавыш чыга. Исерек ир ике дә уйлап тормый хатынның башына йодрык белән суга. Екатерина идәнгә егыла, шулай да торып басып янәшәдәге тимер кисәүне эләктерә һәм Шингаревның кулына суга. Аннан соң кисәүне ташлап өйдән чыгып качу өчен ишеккә йөгерә. Тик "ерткычтан" качып котылу гына мөмкин булмый. Шингарев аны куып җитеп тагын кыйный, теге идәнгә егылгач башына типкәли. Төрле авыр тән җәрәхәтләре алган Екатерина җан бирә. Александр Шингарев кеше үтерүдә үзенең гаебен таныды, суд утырышында әлеге фаҗиганең ничек булуы турында тәфсилләп сөйләде, Екатеринаны үтерергә теләмәвен һәм бик нык үкенүен әйтте. Район суды Александр Шингаревка карата Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе буенча хөкем карары чыгарды һәм аны 11 елга, аерым режимдагы төзәтү колониясенә җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: