Халык белән һәрчак янәшә

Эчке эшләр органнары системасында әлеге служба оешканга быел 89 ел тулды. Әлеге көнне бәйрәм итү турындагы боерык 2002 елның ноябрендә генә раслана. Шушы елның 17 ноябреннән башлап участок вәкилләре бәйрәме буларак тарихка кереп калды.
Ерак үткәнгә күз салсак та, 1923 елның нәкъ 17 ноябрендә участокка күзәтү итү өчен беренче инструкция раслана. Полициянең участок вәкилләре үзләренә тапшырылган территорияләрдә хокук тәртибен саклау буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрәләр, административ участокта яшәүче һәр кеше турында тулы мәгълүмат туплыйлар, үзләренең эш нәтиҗәләрен күтәрү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, җинаятьләрне булдырмау һәм аларны үзвакытында ачу өчен эчке эшләр органнарындагы башка служба хезмәткәрләре белән якын элемтәдә торалар, урыннардагы җәмәгать оешмаларына таяналар.
-Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә бүлектәге полиция вәкиләренең штаты тугыз берәмлеккә, ягъни ике мәртәбә кыскартылды. Шуңа да карамастан, район территориясендәге торак пунктларда җәмәгать тәртибе урнаштыру, административ хокук тәртибе бозуларны фаш итү, җинаятьчел күренешләрне кисәтү һәм аларны ачыклау буенча күп төрле чаралар үткәрелә. 2012 елның 9 аенда ачыл-ган барлык җинаятьләрнең яртысыннан артыгы бүлекнең участок вәкилләренә туры килә. Бүген без үз хезмәтләрен ихлас күңелдән намус белән башкаручы полиция майорлары И.Ахметов, Г.Урлов, А.Якупов һәм А.Михайлов кебек ветераннарның исемнәрен аеруча мактап телгә алабыз. Алар үрнәгендә әлеге хезмәтнең асылына төшенеп, инде шактый ук тәҗрибә тупларга өлгергән яшь хезмәткәрләребез А.Җәлалов, И.Чамин, И.Якупов һәм В.Шумилов та хокук тәртибен саклауда халыкның ихтирамын яуларга өлгерде,- ди полициянең участок вәкилләре башлыгы, полиция капитаны Валерий Романов.
Әйе, үз участоклары территориясендә яшәүчеләрнең чакыруы булганда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар ярдәмгә килергә әзер торалар. Бу хакта урыннардагы халыктан да бары уңай сүзләр генә ишетергә туры килә. Алар әледән-әле үзләренең һөнәри осталыкларын күтәрү өстендә дә эшлиләр, белемнәрен һәм полиция хезмәткәре өчен бигрәк тә кирәк булган физик әзерлекләрен ныгыталар. Полиция майоры А.Якупов республика күләмендә уздырылган "Һөнәре буенча иң яхшы" дип аталган конкурста катнашып икенче урынны яулаган һәм полициянең участок вәкилләре арасында (ул Екатеринбург шәһәрендә үтәчәк) узачак халыкара конкурста катнашуга юллама алган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27700
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.23600
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.52800
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.30900
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60000
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7200
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18700
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыБүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27700
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Бүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18800
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланган Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика