Язгы чакырылышның вакыты кыскара
Көн вакыйгасы

Язгы чакырылышның вакыты кыскара

Республикада язгы армия сафларына чакырылыш вакыты ике атнага кыскартыла.

-Әлеге эш агымдагы елда Универсиада үткәрелү белән бәйле. Армиягә озату белән бәйле барлык чаралар июнь ахырына тәмамланачак. 15 июльгә кадәр дип билгеләнгән иде,-дип белдерде республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

Республика Җыелу пунктыннан призывникларны беренче озату чарасы 10 майга билгеләнгән. Призывниклар һәм аларның әти-әниләре өчен ТР хәрби комиссариатында: (843) 570-31-56 һәм Казан гарнизоны хәрби прокуратурасында: (843)264-23-51 "кайнар линия" телефон номерлары эшли.


хәрби хезмәт язгы чакырылыш

Нет комментариев