Укучы балалары булган Чүпрәле гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратыла
Дистанцион укуга күчү сәбәпле, Чүпрәле районы укучыларына азык-төлек җыелмалары тараталар. Исегезгә төшерәбез, белем бирү учреждениеләрендә уку елы дәвамында укучылар бушлай туклану белән тәэмин ителә.
- Коронавирус белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, укучылар апрель аеннан дистанцион рәвештә укый башлады. Уку елы шул ук форматта тәмамланачак. Шуңа күрә бу чорда, ягъни апрель һәм май айларында азык-төлек җыелмаларын укучыларның үзләренә таратырга дигән карар кабул ителде. Продуктларны Чүпрәле районының барлык укучылары да 100% алачак,-дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.
Азык-төлек җыелмаларында ярмалар, макарон әйберләре, шикәр, май, икмәк, чәй бар.
Җыелмалар белем бирү учреждениеләре аша башкарыла. Азык-төлек җыелмаларын алган чорда мәктәп администрациясе тарафыннан вакыт интервалы билгеләнгән. Ата-аналардан дистанцияне, битлек-перчатка режимын саклау сорала.
Фотода: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә азык-төлек җыелмалары тарату вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев