РФ Президенты сайлаулар өч көн уза.
Бүген. 16 мартта РФ Президентын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне уза. Гражданнар сайлау участокларында тавыш бирүдә актив катнашалар, ә күпләре гаиләләре белән киләләр.
"Без балаларыбызга илнең мондый мөһим вакыйгаларында катнашу бик мөһим икәнен һәрвакыт аңлатабыз. Чөнки ил-зур гаилә. Нәкъ менә монда һәм хәзер без балаларыбызның киләчәге нинди булачагын сайлыйбыз, һәм алар моны бик яхшы аңлыйлар, шуңа күрә алар үз сайлаулары турында кайгыртачаклар. ",-диләр Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылыннан күп балалы ирле-хатынлы Максимовлар.
Сайлау участогына Максимовлар игезәк уллары белән килгәннәр, аларга анда мәдәни-спорт учреждениеләренә барыр өчен беләзек тапшырганнар.
Нет комментариев