Туган Як
  • Рус Тат
  • Терлекчелек белгечләре Буада

    Безнең зонага кергән 8 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек буенча белгечләре, икътисадчылары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция-нәсел службасы начальниклары, ветеринария лабораториясе директорлары Буа районының "Авангард" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үткәрелгән республика зона семинарында катнаштылар.

    Семинар-киңәшмә эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәреш буенча служба вәкилләре кат-нашты.

    Нәҗип Хаҗипов киңәшмәне ачып, семинарда катнашучыларны 2013 елның беренче квартал эш күрсәткечләре һәм җәйге чорга куелган бурычлар белән таныштырды. Аның әйтүенчә, агымдагы елның беренче өч аенда республика буенча 267,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Безнең район буенча исә әлеге сан 5152 тоннаны тәшкил итә. Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы белән конкрет шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Моның өчен исә кемнеңдер нәрсәдер китереп бирүенә өметләнмичә, җиң сызганып эшләү, беренче чиратта, әлбәттә, терлекләрнең баш санын киметмәү, көтү әйләнешен дөрес тәэмин итү һәм аны саклау, сөтнең сыйфатын күтәрү кирәк. Бары тик шул очракта гына җитештерелгән продукциянең нәтиҗәләре яхшы булачагын ассызыклады ул.

    Бүгенге көндә югары сортлы сөт тапшырган хуҗалыклар дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Кайсы район хуҗалыкларының түбән сортлы сөт тапшыру нәтиҗәсендә ничә миллион сумнар югалтуын да конкрет мисалларда күрсәтеп бирде. Аннан соң, үз чыгышында үткән еллардан аермалы буларак, агымдагы елда кышкы чорга терлек өчен әзерләнгән азыкның сыйфатына карап дәүләт тарафыннан субсидияләнү мәсьәләләренә дә тукталды.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Марат Низаметдинов чыгыш ясады. "Азык өстәмәләре фәнни-тикшерү үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Алексей Якимов мөгезле эре терлекләрнең кышны уңышлы чыгуы һәм аларны җәйге лагерьларда асрауга күчерүнең үзенчәлекләренә, малларга төрле минералларга, макро һәм микро элементларга, протеинга бай булган балансланган азыклар ашату, "Универсал", "Стимул+" кебек азык өстәмәләре куллану мөһимлегенә тукталды.

    Очрашу барышында сөтнең сыйфатын күтәрү алымнарына, тулы энергияле сыйфатлы тупас һәм сусыл азыкларны әзерләү буенча технологик процессларны оештыруга, елы буе бер типлы ашату масштабын киңәйтүгә, хезмәт һәм ял шартларын булдыруга кагылган мәсьәләләр каралды.

    Семинарның практик өлеше җаваплылыгы чикләнгән "Авангард" җәмгыятенең "DeLaval" сөт үткәргече урнаштырылган җәйге лагеренда дәвам итте. Семинарда катнашучылар игътибарына азык хәзерләү, саламны ваклату техникасы, азык эләшү миксеры, ашату процессы, савым сыерларны тәрбияләү алымнары тәкъдим ителде. Семинарчыларга маститны дәвалау һәм профилактикалау буенча эшне оештыру алымнарын аңлаттылар, шул исәптән, "Виватон" препаратын куллану турында да сөйләделәр. Киңәшмә ахырында исә ветеринария службасы белгечләрен кирәкле булган дәвалау һәм профилактикалау препаратлары белән тәэмин итү, малларның азыкларын туклыклы матдәләр, макро һәм микро элементлар белән баету өчен премикслар куллану, яшь бозауларны ашату һәм тәрбияләү кебек мәсьәләләргә басым ясалды һәм конкрет бурычлар билгеләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: