Туган Як
  • Рус Тат
  • “Гостехнадзор” идарәсенең Чүпрәледәге бүлеге үзйөрешле машиналарның һәм тагылма прицепларның төзеклеген тикшерә

    Соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы, басу-кырларның кардан арынып килүе язгы кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр калып баруын искәртә.

    Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Алар көзге кыр эшләре төгәлләнүгә үк, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүгә керешкәннәр иде. Яз җиткәч, агрегатларны комплектлаштырдылар, янә бер кат күздән кичерделәр. Инде бу әзерлек эшләренә бәя куяр чак җитте.

    26 март көнне ТР "Гостехнадзор" идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлек начальнигы, өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров хуҗалыкларда тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылма прицепларның төзеклеген тикшерүне Түбән Чәке авылы җирлегендәге "АгроТрансПорт" җәмгыятеннән башлады.

    -Басу эшләрендә катнашачак машина-тракторларны техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп төзекләндерү-төп бурычларның берсе. Шуңа да тикшерү барышында моңа аеруча зур игътибар бирелә,-ди бу уңайдан Илдар Шәйхаттаров.

    "АгроТрансПорт" җәмгыятендә тикшерүгә Илмас Низамов һәм Владимир Митрошкин карамагындагы ике "МТЗ-82", Юрий Биктиряков, Сергей Волков, Илгиз Нуртдинов, Рифкат Хөснетдинов, Анатолий Хохлов, Вячеслав Хабардов җитәкчелегендәге өч "МТЗ-1221", Владимир Митрофанов, Анатолий Матюшин, Николай Матюшин, Илмас Низамов идарә итәргә тиешле ике "Класс-Аксион-930" маркалы югары җитештерүчән тракторлар һәм Анатолий Матюшин карамагындагы"Жисиби" төягече чыгарылган иде. Биредәге техниканың тормоз, руль системасы һәм двигательдән чыккан төтен махсус приборлар ярдәмендә тикшерелде. Гомумән, җәмгыять тракторлары тикшерү барышында уңай бәя алды.

    -Җәмгыятьтә тракторлар, тагылма инвентарьлар, чәчкечләр, туфрак эшкәртү комплекслары төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына куелды, бүгеннән кырга чыгарга әзерләр,-ди "АгроТрансПорт" җәмгыяте директоры киңәшчесе Фәнис Баһаутдинов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: