Татарстан волонтерлары Курск өлкәсенә #МЫВМЕСТЕ гуманитар ярдәм итү миссиясенә киттеләр
Көн вакыйгасы

Татарстан волонтерлары Курск өлкәсенә #МЫВМЕСТЕ гуманитар ярдәм итү миссиясенә киттеләр

12 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Татарстаннан волонтерлар командасы Курск өлкәсенең чик буе районнарын торгызу программасында катнашачак. Сәфәр Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган.

Казаннан һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан волонтерлар (иреклеләр) командасы уртак эшкә үз өлешен кертү өчен юлга чыкты. Бу миссия иреклелек көченең һәм республика халкының ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булуының тагын бер үрнәге булып тора.

Волонтерларга кием-салым, индивидуаль саклану чаралары биреләчәк, шулай ук юл чыгымнары түләнеләчәк. Моннан тыш делегация әгъзалары #МЫВМЕСТЕ федераль программасы кысасында Курск өлкәсендә торак һәм  кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Барлык волонтерлар Добро.рф платформасында теркәлгән федераль чара кысасында иминиятләштерелгән.

16 кешедән торган делегация составында Чүпрәле районыннан көмеш волонтер Владимир Старшов та катнашчак. Владимир Старшов Матак авылында гомер итә. Туган авылында күп төрле игелекле гамәлләрнең, чараларның оештырып йөрүчесе дә әле ул.

Ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров Владимир Старшов белән үз кабинетында очрашты. Туган авылында башкарган эшләре, шулай ук, әлеге гамәле өчен дә олы рәхмәтләрен белдерде. Владимир Михайловичка махсус экипировка да тапшырылды бу көнне, хәерле юллар теләде Марат Ринат улы.

“Анда яшәүчеләргә безнең ярдәмебез бик кирәк. Шуңа да мин бу эштә үз өлешемне кертергә уйладым”, - ди Владимир Старшов.   

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Министрлар Кабинеты һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстаннан волонтерлар командасы, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеп, әлеге программа кысаларында гуманитар миссиягә беренче мәртәбә генә чыкмый. Мондый ярдәм агымдагы ел башында да оештырылды. Командага бердәм эш, имин юл һәм куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен телибез. 


Нет комментариев