Чүпрәледә  «Татар ашлары» пешекчелек эше буенча иң яхшы студентларны билгеләделәр
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Татар ашлары» пешекчелек эше буенча иң яхшы студентларны билгеләделәр

Чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында узды.

Бүген, 24 февраль көнне Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында пешекчелек эше буенча «Татар ашлары» һөнәри осталык республикаккүләм конкурс үтте. Чара 2022 - халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында узды.
Конкурсның максаты-татар халкының кунакчыллыгын, телен һәм мәдәниятен, милли үзенчәлеген популярлаштыру һәм пропагандалау.  Моннан тыш, конкурс булачак белгечләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклауга, җитештерү һәм һөнәри эшчәнлек өчен кадрлар потенциалын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Тантанада хакимият вәкилләре: Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасары Айрат Җәлалов, техникум директоры Фәнил Яфизов катнашты.  Кунаклар катнашучыларны җылы сәламләделәр, уңышлар теләделәр.
- Мондый ярышларның узуы бик мөһим. Һичшиксез, тормышта барлык һөнәрләр дә кирәкле. Әмма пешекче, кондитер кебек һөнәрне дәүзләштерү һәм белү бик мөһим. Алай гына да түгел, әлеге һөнәрдә тагын да уңышлы булырга, камилләшергә кирәк. Үзенчәлекле ашлар менюсы эшләргә, шулай ук бу эшкә башкаларны да өйрәтүче һөнәр остасы булырга омтылырга кирәк. Быелгы конкурста катнашучыларның киләчәктә нәкъ шундый үз эшләренең осталары булуын телисе килә, - дип билгеләп үтте Данис Сатдинов. 
Хуҗалардан тыш, конкурста Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Сарман районнарыннан һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. 
Барлык катнашучылар да ак төстәге профессиональ пешекчеләр киемендә чыгыш ясадылар һәм жюрига үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс ике этаптан торды. Башлап конкурсантлар төче камыр әзерләделәр, аннан соң ашлар өчен ярымфабрикатлар әзерләделәр. Бу: токмач, салма, куллама. Икенче этап күпкә катлаулырак: «Кияү пилмәне» әзерләү булды  (аларны кечкенә һәм матур итеп бөкләргә кирәк. Гадәттә, "Кияү пилмәне " рестораннарда тәкъ дим ителә) һәм аны табынга матур итеп бирергә кирәк иде. 
Нәкъ менә соңгы, шулай ук башка критерийлар: эш урынында тәртип, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, тышкы кыяфәт, камыр әзерләү технологиясен үтәү, камырны матур һәм дөрес кисү, креативлылык, аш-суны тәкъ дим итү осталыгы буенча жюри бәйгедә катнашучыларны бәяләде.
Катнашучыларның һәркайсы үз эшен тырышып һәм  яратып башкарды. 

2 сәгатьлек ярыш нәтиҗәләреннән соң, Алабуга политехник көллияте һәм Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. II дәрәҗәдәге  Дипломны Актаныш технология техникумы һәм Апас аграр техникумы студентлары алды. I дәрәҗәдәге Дипломга Буа ветеринария техникумы студенты ия булды. 
.

 


Нет комментариев