Тарихчы һәм мөгаллим Һади Атласиның тууына  150 ел тулды
Көн вакыйгасы

Тарихчы һәм мөгаллим Һади Атласиның тууына 150 ел тулды

Тарихчы, язучы, мөгаллим, милли азатлык көрәшчесе Һади Атласи (Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи) 1876 елның 29 августында Сембер губернасының Буа өязендәге (хәзерге Чүпрәле районы) Иске Чәке авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

8-9 октябрь көннәрендә Татарстанда Һади Атласиның тууына  150 ел тулу уңаеннан олуг чаралар узды. Беренче көне аның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төрки-татар җәмгыятендә тарихи фикер һәм мәгърифәтчелек үсеше» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция белән башланды.

Тормыш юлы

Һади Атласи (1876-1938) – күренекле тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләренең берсе. Ул туган авылы мәдрәсәсендә, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә һәм Истанбул университетында белем ала. 1907 елда Россия Дәүләт Думасына сайлана, 1911-1914 нче елларда «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөембикә» кебек мәшһүр әдәби-тарихи әсәрләрен яза. 1913 елдан ул Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең тулы вәкаләтле әгъзасы була. Озак еллар төрле мәдрәсәләрдә мөгаллимлек итә, совет хакимияте чорында исә тарих һәм алман теле укытучысы булып эшли. 1936 елда аны, милләтчелектә гаепләп, кулга алалар. Һ.Атласи 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.

Һади Атласиның 150 еллыгы уңаеннан чараларның оештыручысы – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Аның эшендә Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан татар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, якташларыбыз катнашты.

Туган ягы–Түбән Чәкедә

Райондагы чаралар мәгърифәтче-якташыбызның туган авылында башланды. Биредә Түбән Чәке урта мәктәбенә Һади Атласи исеме бирелде. Мәктәп музеенда Атласиның гаилә ядкарьләре, шәхси әйберләреннән тупланган бай почмак булдырылган. Кайткан кунаклар мемориал тактаны тантаналы төстә ачу мизгеленнән соң, әлеге күргәзмәнең эчтәлеге белән таныштылар.

Чүпрәлегә Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова да кайткан иде. Ул бабасының укытучылык эшенә һәм туган телне саклау мәсьәләсенә аерым игътибар биргәнлеген искә алды.

«Бабам, иң беренче чиратта, укытучы булган. «Үз тарихын белгән халык беркайчан да юкка чыкмас», дип ышанган. Аның бөтен эшчәнлеге бер фикерне раслый: «Тел анда сөйләшкән, укыган һәм язган халык булганда гына яши. Бабам туган телнең көнкүреш теле генә түгел, ә мәгариф һәм фән теле дә булуы өчен көрәшкән», - диде ул, саф татар телендә чыгыш ясап Түбән Чәке урта мәктәбендә узган чарада.

Чарада, шулай ук, якташыбыз, Югары Каракитә авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитованың да чыгышын тыңларга мөмкин булды. Ул үзләренең Һади Атласи белән туганлык җепләрен ачыклау тарихы турында сөйләде.

«2008 елда без үз нәселебезнең шәҗәрәсен ясатырга сораган идек, ләкин аны ясап бетермәделәр. Быел яңадан ясатып карарга булдык, чөнки үзебезнең туганнарыбызны дүртенче буынга кадәр генә беләбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз бар, инде ничәнче ел утрауда яшибез, ә безнең нәселнең кайдан чыкканлыгын белмибез. 2 атна элек кенә безгә Һади Атласиның туганыбыз икәнлеген хәбәр иттеләр. Бу – безнең өчен бик шатлыклы хәбәр», – диде ул.– «Һади Атласинын әтисе Хәмди һәм минем бабам Хәмит – бертуганнар. Ике атна элек Һади Атласиның безнең туганыбыз икәнлеген хәбәр иттеләр».

Фәнни-гамәли конференция

Көннең икенче яртысында Казан шәһәрендә башланган халыкара фәнни-гамәли конференциянең дәвамы район мәдәният йортында узды. Чыгыш ясаучылар Һади Атласиның хезмәтләре милли тарих фәне үсешендә мөһим урын тотуын билгеләп үттеләр.  Һади Атласи өчен тарихның фән генә түгел, халыкка хезмәт итү чарасы булуын ассызыкладылар. Һади Атласиның XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы Россия империясе төрки халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнүгә һәм мәгърифәткә, урта гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихына керткән өлешен барладылар, шулай ук мәгариф һәм вакытлы матбугат системасы үсешен дә карадылар. Фәнни-эзләнүле чыгышларда райондашыбыз, тарихчы Иршат абый Закировның да тирән мәгънәле фикерләре игътибарга лаек булды.

Бу көнне фойеда  Һади Атласиның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган бай күргәзмә дә эшләде, аның турында китаплар таратылды.

Милләт азатлыгы дип...

Сәхнәдә Һади Атласиның тормышын тулыландырылып эшләнгән яңа шәҗәрә Түбән Чәке урта мәктәбе директоры Айсылу ханым Шиһабетдиновага һәм оныгы Әлфия ханыма тапшырылды. Әлеге шәҗәрәне ясауда рәссам-хаттат, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.Нәҗип Нәккашның өлеше бәһасез.

Район башлыгы Марат Гафаров чараны оештыручыларга олуг рәхмәтләрен белдереп, аларны Рәхмәт Хатлары, Чүпрәле районы оешуга 95 ел медальләре белән бүләкләде.

Марат Гафаров якташыбызның күпкырлы шәхес булуын билгеләп үтте:

–Һади Атласи тарихчы да, публицист та, рухи лидер да, дипломат та, сәяси эшлекле дә булган. Безгә әле аның тарихын, эшчәнлеген, хезмәтләрен озак еллар дәвамында өйрәнергә һәм бу белемнәрне, мирасны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк,-диде ул.

Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы... Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик бәйсез үз дәүләтләре булганда гына исән калачаклар дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алу вакытында да шуны кабатлаган, судта да соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән. 


Нет комментариев