Туган Як
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрдә акыл, сабырлык...

    Бу көннәрдә җәмгыятебезнең күркәм кешеләре - өлкәннәр тарафына күп төрле җылы сүзләр әйтелә, игътибар күрсәтелә. Өлкәннәр исә үзләре дә кечкенә генә генә бер гамәлгә дә чын күңелдән шат була беләләр. Чөнки алар өчен шушы бер игътибарның булуы җитә, иң мөһиме-аларның үзләрен ялгыз итеп тоймаулары.

    Район күләмендә дә Өлкәннәр декадасы уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелү планлаштырылды һәм аларны тормышка ашыруда зур көч сарыф ителде.

    Олы яшьтәге буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруны максат иткән чараларның берсе булып район мәдәният йортында үткән шашка-шахмат буенча турнир торды.

    Турнир спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белән берлектә оештырылып, анда 15ләп пенсионер катнашты.

    Әйтергә кирәк, чара дустанә мөнәсәбәттә үтте. Киеренке уен барышында шашка турниры буенча 1нче урын - Александр Шихрановка, 2нче урын Дамир Алимовка, 3нче урын Леонид Албутовка бирелде. Шахматларда 1нче урынга Абдулмәрҗән Айзятуллов, 2нче урынга Рөстәм Ракипов, 3нче урынга Леонид Албутов лаек булдылар.

    Хатын-кызлар арасында үткән ярышларда шашка буенча Зоя Кузнецовага тиңнәр табылмады.

    -Кешегә өлкәнлек белән лаеклы ял гына түгел, ә тормышның мәгънәсен аңлау, хакыйкатьне танып белү килә. Нәкъ менә шушы чорда кеше бәһасез тормыш тәҗрибәсе туплый һәм чын-чынлап акыл иясенә әверелә. Без яшьләргә сездән бары тик барысына да өйрәнергә генә кала, -диде чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Соңыннан турнирда җиңүчеләргә бүләкләр һәм Грамоталар тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: