Ноябрь ахырында билгеләп үтелүче Әниләр көнендә газиз кешеләребезне хөрмәтлибез, данлыйбыз. Ә менә гаиләнең терәге, сакчысы булган Әтиләргә багышланган рәсми дата моңарчы календарьда юк иде.
2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы айның өченче якшәмбесендә (быел ул 18 октябрьдә билгеләп үтелә) Әтиләр көне үткәрү турында Указга кул куйды. Шулай итеп, гаилә бәйрәме тулыланды дип әйтсәк тә була: ел саен октябрьдә әтиләребезне, ноябрьдә әниләрне тәбрикләп, аларга күңелебездә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерә алачакбыз.
Әлеге бәйрәм тарихы әниләре вафат булган бер гаилә хәленә бәйле. Америкада яшәүче Сонора Додд әтисенә рәхмәт йөзеннән шәһәр хакимиятенә әтиләргә багышлап бәйрәм үткәрү тәкъдиме белән чыга. Сонораның әтисе, әниләре вафат булганнан соң, алты баласын үзе генә тәрбияләп үстерә. Бәйрәм әлеге шәһәрдә 1910 елда билгеләп үтелә. Ә ун елдан соң илкүләм үткәрелә башлый.
Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, балаларына төрле яктан үрнәк яисә тормыш иптәшләре вафатыннан соң балаларын ялгызы тәрбияләүче әтиләр яши. Менә шундый әтиләрне үрнәк итеп күрсәтер өчен бу бәйрәм кирәк тә инде. Бүгенге көндә күпчелек әтиләр махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый, илебез өчен сугыш кырларында гомерләрен биргән ир-егет- әтиләр дә бар. Курку белмәс батыр әтиләр – алар, гаиләләре, уллары, кызлары өчен, чын мәгънәсендә, горурлык, барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар.
Татарстанда «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Ул республикада иң зур ата-аналар берләшмәсе. Шулай ук һәр районда әтиләр беләшмәләре традицион гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау һәм саклау белән, шулай ук билгеле бер шартларда булган гаиләләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Әтиләребезне бәйрәм белән котларга онытмыйк, әти хакын хаклап, әтиләребез белән горурланып яшәргә язсын!
Нет комментариев