Туган Як
  • Рус Тат
  • Низамовлылар финиш алдында

    Гадәттәгечә, май ае башыннан авыл кешесенең киеренке хезмәт чоры башлана һәм ул караңгы көзгә кадәр дәвам итә. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янында булганда моңа тагын бер кат инандык.

    Әлеге хуҗалыкның 2053 гектар сөрү җире бар. Май башларында ук 150 гектарны биләгән уҗым культуралары һәм 303 гектардагы күпьеллык үлән басулары тырмаланган һәм тамырдан өстәмә тукландырылган. -Уҗымнар быел яхшы кышлады, беренчел агротехник чараларны да үткәргәч, алар янә көчләнеп, күзгә күренеп матурап киттеләр,- ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Низамов.

    Тигез шытып чыккан яшел хәтфәдәй басуларга карап сокланмый мөмкин дә түгел. "МТЗ-82" тракторына "Амазонка" маркалы агрегат тагып Илдус Яфизов үсемлекләрне тукландыруда эшләгән, тырмалауны "ДТ-75" тракторы белән Әмирҗан Хисамов башкарган. -Әфәрин, егетләр, эшне кыска тоттылар. Вакыт белән исәпләшмәделәр,- ди җәмгыять башлыгы. Хуҗалык эшчәннәре чәчүгә дә бердәм керешкән. Чәчелергә тиешле 1500 гектарга якын мәйданның күп өлешенә бөртекле культуралар урнаштырырга уйлашканнар. Икенче төрле әйткәндә, 450 гектарда-арпа, 300-рапс һәм 200 гектарда сабан бодае урын алган. Бодайның да "Экада- 70" сортлысын чәчәләр. Үткән ел аны "Цильна" җәмгыятеннән алып 43 гектарда гына үстереп караганнар, яңа сорт Иске Чокалы туфрагын үз иткән, үсемлекчелек өчен елның шактый кырыс булуына да карамастан, һәр гектардан уртача 30 центнердан артык уңыш җыеп алынган.

    ...Уҗым басуы белән кызыксынган арада, икенче як кырдан зур чәчү агрегаты таккан "Т-150" маркалы трактор күренде. Әлеге "Агратор" агрегатын Лизинг-Грант ярдәмендә быел гына алганнар,1 миллион 300 мең сумның 40 процентын дәүләт үзе түли икән. "Бик җитештерүчән",-диләр механизаторлар. Былтыр лушить иткән басуларда рәхәтләнеп чәчү үткәрергә була. Аның үзенчәлеге шунда, үзе үк культивация ясаган эзгә тигез итеп орлыкларны да салып бара. Туфракны тыгызлау өчен кәтүкләү вазифасын "Жигули" тәгәрмәчләре үти. Бер сменага 40 гектарга якын эш башкара. Рифкать Әмирханов белән Фиалет Шәкуров аны ике сменада бик нәтиҗәле эшләтә. Моннан тыш хуҗалыкта агрегатлаштырылган ике "СЗА-3,6" чәчкечләре дә кулланыла.

    Хуҗалык маллар да асрый. Шуңа күрә азык культураларыннан башка мөмкин түгел. Катнаш азык, кукуруз кебек культуралар монда һәр ел саен 200-250 гектарда үстерелә. Чиста пар җирләре өчен 40 гектар бүлеп калдырылган. Анда август аенда уҗым культуралары урын алачак. Без басуда булганда күтәренке күңелле эшчәннәрне күрдек. Монысы, әлбәттә, иң мөһиме.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: